Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан аэропортларында чит илдән кайтучыларга коронавируска тест ясарга җыеналар
Бүгенге көндә чит илдән кайткан 900дән артык кеше дәүләт хезмәтләре порталында үз язмасын калдырган инде.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Халыкара рейслар белән Казанга кайткан пассажирларга аэропортта ук коронавирус инфекциясенә тест үткәрергә ниятлиләр. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Безнең алдагы бурыч – чит илдән кайткан кешеләр өчен тестны тагын да үтемле итү. Бүгенге көндә, Татарстанның ике аэропортында, халыкара рейсларны кабул иткән очракта, Бигеш аэропортында да, тестка материал алу мөмкинлеге карала», - дип искәртте спикер.
«Без санитар-карантин контролен тагын да зуррак күләмдә үткәрәчәкбез. Чит илдән кайткан кешеләр, өч көн эчендә яңа коронавирус инфекциясенә тест узып, нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга тиеш», - дип билгеләп үтте Авдонина.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе порталдагы мәгълүматларны, анкеталарның дөрес тутырылуын һәм дәүләт хезмәтләре порталында тест нәтиҗәләренең үз вакытында урнаштырылуын күзәтеп торачак. Бүгенге көндә чит илдән кайткан 900дән артык кеше дәүләт хезмәтләре порталында үз язмасын калдырган инде, диде Авдонина.
Казан халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау хокукына ия булды. «Татар-информ» агентлыгы «Казан» аэропортыннан халыкара авиаэлемтә яңадан башланганнан соң бүген чит илгә тәүге рейс ясалуы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз