news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады

Республикада мәктәп һәм шәһәрара автобуслар, тимер юл транспорты гадәти режимда эшли.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.

Бүген һава шартларының начар булуы аркасында Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында 29 рейс башка вакытка күчерелде. Моннан тыш, тагын 35 рейс тоткарланды. Алар арасында эчке рейслар да, чит ил рейслары да бар.

Моңа кадәр Татарстанда мәктәп һәм муниципальара маршрутларда йөрүче автобусларның гадәти режимда эшләве хакында хәбәр ителгән иде. Тимер юл транспорты да тоткарлыкларсыз, план нигезендә эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot