news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Адмиралтейство бинасын төзекләндерүдә федераль ярдәмгә исәп тота

Рөстәм Миңнеханов Владимир Мединскийга Адмиралтейство бинасын төзекләндерү һәм Диңгез музее төзү проекты турында сөйләде.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Адмиралтейство бинасын төзекләндерүдә федераль ярдәмгә исәп тота. Кичә Рөстәм Миңнеханов Россия Мәдәният министры Владимир Мединский белән Мәскәүдә очрашып, Казан Кремле һәм Адмиралтейство биналарын реставрацияләү турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта без Казан Кремле объектларында реставрация эшләрен килештерү этабына керәбез. Алар барлык таләпләрне һәм нормаларны исәпкә алып башкарылачак", - диде Р.Миңнеханов очрашуда.

"Хәзерге вакытта Казан Кремле объектларында реставрация эшләрен килештерү этабына күчтек", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Кремле территориясендә урнашкан төрле дәүләт ведомстволары башка биналарга күчкән, ә бушаган мәйданнар музей-күргәзмә эшчәнлегенә биреләчәк.

Татарстан Президенты шулай ук Адмиралтейство бинасын төзекләндерү һәм биредә Диңгез музее төзү проекты турында сөйләде. Татарстан Адмиралтейство бинасын төзекләндерүдә федераль ярдәмгә исәп тота.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика районнарында мәдәният йортларын модернизацияләү һәм төзү программасы турында да сөйләде.

Моннан тыш, Татарстан оешканга 100 ел тулу уңаеннан, төбәкнең казанышлары һәм мәдәни мөмкинлекләре турында проектларны 2020 елда Мәскәүдә күрсәтергә җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot