news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына документларны почта аша тапшыра ала

Документлар «Татарстан почтасы»ның барлык бүлекләреннән заказлы хат яки кыйммәтле бандероль итеп җибәрелә.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Авыр эпидемиологик хәл аркасында абитуриентларга документларны сайлаган уку йортларына почта аша җибәрергә рөхсәт иттеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документлар «Татарстан почтасы»ның барлык бүлекчәләрендә заказлы хат яки кыйммәтле бандероль итеп, тасвирлама һәм тапшыру турында белешмә белән җибәрелә.

Мондый хатлар көн саен тапшырыла, почта хезмәткәрләре аларга аерым игътибар бирә. Җибәрелгән хатлар вакытында барып җитсен өчен, «Татарстан почтасы» вәкилләре абитуриентлардан түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне сорый:югары уку йортында билгеләнгән срокларны исәпкә алып, документларны алданрак җибәрергә; адресны дөрес итеп игътибар белән тутырырга, индексның дөрес язылуына игътибар итәргә; үз адресыгызны тулысынча язарга - бу дөрес тутырылмаган адрес булганда документлар кире кайтарылган очракта мөһим; квитанцияне, аерым алганда, трек-номерны сакларга кирәк.

Документлар тизрәк барсын өчен EMS хезмәтеннән  файдаланып була. «Бу очракта курьер юлламаны алып адресатка илтеп тапшыра. Экспресс-җибәрү булганда трек-номер аша күзәтеп торырга мөмкин», — дип аңлаттылар «Татарстан почтасы» матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100