news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан абитуриентлары медицина югары уку йортларына кергәндә бонус баллары ала ала

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Синең медицинага адымнарың» дип аталган профориентация проектын башлап җибәрә. Ул булачак абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина югары уку йортына кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирәчәк.

Проект 7 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстанда узачак «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.

Өстәмә биш балл алу өчен 2026 ел абитуриенты түбәндәге адымнарны ясарга тиеш::

  • 7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
  • Медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
  • Хирург Александр Вишневский турында видеофильм карарга;
  • Вишневский турындагы видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирергә.

«Абитуриент максатчан квота чикләрендәге урыннарга укырга кабул итү конкурсында катнашкан очракта өстәмә биш балл алачак», – диләр КДМУда.

  • Алдан укучыларга профессия сайлауда ярдәм итү «Кадрдар» илкүләм проекты максталарына туры килә

Фото: © КДМУ матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot