news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 9 айда федераль казнага 370 млрд сумга якын салым түләгән

"Салымнарның 68 проценты федераль казнага, 32 проценты республиканың тупланма бюджетына күчте”, - диде Марат Сафиуллин.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстаннан федераль казнага 368,6 млрд сум салым күчерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында бюджет үтәлеше буенча финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, федераль бюджетка түләнгән салымнар 47 процентка арткан.

2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр татарстанлылар барлыгы 538 млрд сум салым түләгән. Былтыргыга караганда, бу сан 31 процентка күбрәк. Моңа күбрәк файдалы казылмалар чыгаруга салым хисабына ирешелгән.

Марат Сафиуллин Татарстанның салым түләүләре буенча Идел буе федераль округында лидер булуын әйтте. “Салымнарның 68 проценты федераль казнага, 32 проценты республиканың тупланма бюджетына күчте”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100