news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләре экспортка каралган 60 мең тонна ашлыкның югары сыйфатын раслаган

2024 елның беренче кварталында «Ашлык сыйфатына бәя үзәге» федераль учреждениесенең Татарстандагы филиалы тарафыннан экспортка каралган 59,8 мең тонна ашлык һәм аны эшкәртеп җитештерелгән продуктларга 662 куркынычсызлык һәм сыйфат сертификаты бирелгән, шул исәптән 8,5 мең тонна рапс, көнбагыш, җитен майларына халыкара үрнәктәге 153 документ.

Бу хакта оешманың рәсми сайтындагы мәгълүматка сылтама белән Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Филиал белгечләре продукцияне Таможня берлегенең «Ашлык куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләренә, шулай ук импортер илләрнең халыкара контрактлары һәм таләпләренә җавап бирүен тикшергән. Моңа калдык пестицидлар күләме, микотоксиннар, авыр металлар, радионуклидлар, ГМО булу-булмау һәм башкалар керә.

«Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, экспорт партияләр барлык норматив документларга җавап бирде, бу Татарстанда җитештерелә торган ашлык продукциясенең югары сыйфаты турында сөйли», – дип бигеләп узды «Ашлыкка бәя үзәге» оешмасының Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева.

Татарстанның авыл хезмәтчәннәре игеп үстергән бодай, арпа, бике, җитен, горчица Беларуська, Польшага, Германиягә, Латвиягә, Казахстанга, Кытайга төяп җибәрелгән.

Бу елның беренче кварталында белгечләр барлыгы 130 мең тоннага якын ашлыкның сыйфатын тикшереп раслаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100