news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 40 яшькә кадәрге галимнәр саны буенча топ төбәкләр исемлегенә кергән

Татарстан 40 яшькә кадәрге галимнәр саны буенча топ төбәкләр исемлегенә кергән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан 40 яшькә кадәрге галимнәр саны буенча топ төбәкләр исемлегенә кергән. Әлеге күрсәткеч буенча Брянск, Белгород һәм Ростов өлкәләре лидер булды. Шулай ук әлеге рейтингка Тамбов, Төмән өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы да эләккән. Бу хакта «Коммерсанть» газетасы яза.

Шулай ук Татарстан тикшеренүләргә грант ярдәме күрсәтелә торган иң яхшы программалар гамәлгә ашырылучы төбәкләр исемлегенә керде. Татарстан Республикасыннан тыш, әлеге рейтингка Краснодар, Красноярск крайлары, Башкортостан Республикасы, Самара һәм Свердловск өлкәләре кергән.

Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Мажуга билгеләп үткәнчә, рейтинг төбәкләр тарафыннан финанслана торган ярдәм чараларын гына үз эченә ала. Аналитика төбәкләрне яшь тикшеренүчеләр өчен кызыклы шартлар тудыруга стимуллаштыру өчен кирәк, дип өстәде спикер.

Татарстан экспертлары Россиядә фән һәм фәнни кадрларның агымдагы торышын бәяләде, шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган фәнгә һәм яшь галимнәргә ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot