Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 3–7 яшьлек балалар 100 процентка диярлек бакчаларга урнаштырылган
Быел Татарстан 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны бакчага урнаштыру буенча 99,97 процентлык күрсәткечкә иреште. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева хәбәр итте.
«Проблемалы территорияләр бар – ул Питрәч районы – «Царево» торак комплексы һәм Көекле. Лаеш районында интенсив торак төзелеше бара, һәм без барлык балаларны да урнаштырырга өлгермибез, әмма безнең альтернатива бар. Без Казанга эшкә йөри торган кешеләргә буш урыннарны тәкъдим итәбез», - диде белгеч «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында туры эфирда.
Ул 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны төбәктәге балалар бакчасында урнаштыру проблемасы хәл ителгән дип саный. Хәзер мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына 3 яшькә кадәрге балаларны урнаштыру бурычы тора. Хәзерге вакытта республикада әлеге күрсәткеч 80,3 процент тәшкил итә. Әмма 40 муниципаль районда проблема 100 процентка хәл ителгән инде.
«Питрәч, Лаеш, Биектау районы һәм Чаллы проблемалы территорияләр булып кала. Биектау авылында быел 140 урынлык яңа балалар бакчасы төзелгән. Шул ук вакытта узган ел ясле яшендәге балалар өчен 2 меңгә якын урын булдырылган», - дип өстәде Хисамиева.
Ул хәбәр иткәнчә, быел республикада барлыгы биш балалар бакчасы төзелә, шул исәптән Казанның Яңа Савин районында - 220 урынга һәм Түбән Кама районында - 320 урынга. Республикада 1993 мәктәпкәчә учреждение бар, аларда 50 мең хезмәткәр эшли һәм 215 мең бала йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз