news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 27 миллион долларга хәләл продукция экспортлаган

Быелның ун аенда Татарстан 376 миллион АКШ долларына агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлаган. Аның эчендә «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелгән продукция 27 миллион доллардан артык, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелгән продукцияне экспортлау мөмкинлеге бар. Бу – ит, сөт һәм кондитер ризыклары, көнбагыш мае, ашлык, терлек азыгы», – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.

Республикада агросәнәгать продукциясен экспортлау белән 258 предприятие шөгыльләнә. Товарлар 56 илгә җибәрелә.

Гайнуллов Татарстан делегациясе составында Төркиядә булды. Ул бу республиканың зур оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашуларда катнашты, 10нчы «World Halal Summit» халыкара сәүдә күргәзмәсенең экспозициясен карап чыкты.

Башка дәүләтләр белән партнерлыкны үстерү «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты максатларына туры килә, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot