news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 27 миллион долларга хәләл продукция экспортлаган

Татарстан 27 миллион долларга хәләл продукция экспортлаган
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бу елның ун аенда Татарстан 376 миллион АКШ долларына агросәнәгать комплексы продукциясен, шул исәптән 27 миллион доллардан күбрәккә «хәләл» продукция экспортлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән «хәләл» стандартлары буенча җитештерелгән продукция экспортлау мөмкинлеге бар. Бу – ит, сөт һәм кондитер продукциясе, көнбагыш мае, бөртекле культуралар, терлек азыгы», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.

Республикада агросәнәгать продукциясен экспортлау белән 258 предприятие шөгыльләнә. Товарлар 56 илгә җибәрелә.

Гайнуллов Татарстан делегациясе составында Төркиядә булды. Ул бу республиканың зур оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашуларда катнашты, 10нчы «World Halal Summit» халыкара сәүдә күргәзмәсе экспозициясен карады.

Башка дәүләтләр белән партнерлыкны үстерү «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot