news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан-24» телеканалының тамашачылар саны 1,8 миллионга җиткән

Республикада эфир-кабельле 36 канал, кабельле 18 канал һәм иярченле 4 телеканал эшли.

«Татарстан-24» телеканалының тамашачылар саны 1,8 миллионга җиткән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда «Татарстан-24» телеканалы күрсәтү зонасын киңәйтеп, үз аудиториясен 18 процентка арттырган. Бу турыда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Тәүлек дәвамында эшли торган «Татарстан-24» мәгълүмат каналы бер елда Питрәч Һәм Мөслим районнарында күрсәтү зонасын киңәйткән . Бүген телеканалның аудиториясе 1,8 миллион кеше тәшкил итә. Бу күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк», — диде Айрат Зарипов.

2018 елның мартында Татарстанда яңа «Хозур ТВ» телеканалы эшли башлады. Ул рус һәм татар телләрендә тапшырулар алып бара. Телеканалны интернет киңлектә ике миллионнан артык тамашачы карый.

2019 елның беренче ярты ярты еллыгында аналог каналлар акрынлап ябылачак. Цифрлы телевидениенең беренче һәм икенче мультиплексына кергән шундый 20 федераль телеканал өзеләчәк, дип искәртте «Татмедиа» җитәкчесе. Моның белән бәйле рәвештә, халыкка социаль әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүмат бирүче төбәк телеканалларын саклау өстенлекле бурыч булып тора.

Мондый карарларның берсе төбәкнең эфир цифрлы мультиплекслы итү булырга мөмкин. Кабельле операторлар пакетында 21нче төймә белән тиңдәш 22нче төймәне җирле телеканалларга беркетү, шулай ук төбәк телеканаллары позициясен ныгыту мөмкинлеге бирәчәк», — дип «Татмедиа» җитәкчесе фикере белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100