news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 22 июньдә Бер минут тынлык чарасына кушыла

Бөтен ил Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә бер минут тын торачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 22 июньдә илнең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алачак. Россия Президенты Владимир Путин апрель башында ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия бер минут тынлыгы белән искә алу турындагы законга имза куйды.

Бер минут тынлык Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә башлана — бу Германиянең СССРга һөҗүме турында 1941 елда совет гражданнарына яңгыраган мөрәҗәгатьнең төгәл вакыты. Бу вакытта бер минутка теле- һәм радиотапшырулар туктатыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан яшьләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100