Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан 216 миллион сум күләмендә Хөкүмәт гранты алган
Республика федерация субъектлары башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны биләгән
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Татарстан Республикасына, федераль бюджеттан төбәк бюджетларына грантлар бүлгән вакытта, 216 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Министрлар Кабинетының тиешле карарында әйтелгәнчә, акчалар субъектларның башкарма хакимият органнары эшчәнлегендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен бүләк сыйфатында бирелә.
Җомга көнне бастырылган документ нигезендә, Россиянең 85 субъектының 10сы иң нәтиҗәле төбәк хакимият органы дип билгеләп үтелгән. Алар арасында Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси - Югра автономияле округы, Воронеж өлкәсе, Чечня Республикасы, Әстерхан, Сахалин өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Курск, Тамбов өлкәләре бар.
Нәтиҗәлелекне бәяләү шартлы рәвештә өч блокка бүленгән 12 күрсәткеч нигезендә үткәрелгән: икътисад үсеше, социаль өлкә үсеше, халыктан сораштыру, шулай ук ике шәхси күрсәткеч нигезендә. Барлык төбәкләр дә нәтиҗәлелекне комплекслы бәяләү билгеләре нигезендә 1дән 83кә кадәр категорияләр буенча бүленгән. Грантлар 1дән 20гә кадәр категориягә кергән төбәкләргә генә бирелгән.
Татарстан Республикасы 2013 ел нәтиҗәләре буенча ихтимал 83тән 66,8 балл туплап, 1 нче урынны алган. Бу аңа 216 миллион 410 мең сум күләмендә грант алуны гарантияли. Икенче урында - Төмән өлкәсе, ә Ханты-Манси - Югра автономияле округы - өченче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз