news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан-2030» стратегиясе проекты фикер алышу өчен әзер

Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Алексей Кудрин хәбәр итте

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүнең икенче этабы тәмамланды. Бүген бу хакта Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фән факультеты деканы Алексей Кудрин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич катнашты. Татарстан Президентына «Татарстан-2030» стратегиясе проектының ике этабы нәтиҗәсе тәкъдим ителде, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, стратегияне эшләү барышында аңа күп кенә кызыклы идеяләр кертелгән. «Хәзер стратегиянең хуҗасы алмашына. Элек ул – консультантлар эше иде, хәзер инде бу республика эше булачак», - дип ассызыклады А.Кудрин. Хәзер стратегия проектын киң җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарырга кирәк, аннары республика законы форматында кабул итәргә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый зур күләмле хезмәт өчен проектны эшләүчеләргә рәхмәт белдерде. «Кайбер урыннарга төзәтмәләр кертергә, чаралар программасын җентекләп чагылдырырга һәм Дәүләт Советына кертергә кирәк, - диде Р.Миңнеханов. - Дәүләт Советы комитетлары, безнең белән бергә, аның «юл картасын» эшләсеннәр һәм башка мәсьәләләрне әзерләсеннәр».

Ул шулай ук «Татарстан-2030» стратегиясе проектын министрлыкларның һәм ведомстволарның йомгак коллегияләрендә һәм муниципалитетлар сессияләрендә карап фикер алышуны йөкләде. Татарстан Президенты проектны эшләүчеләрне республиканың төп муниципалитетлары сессияләрендә стратегияне шәхсән тәкъдим итәргә чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100