news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2030 елга сөт җитештерү күләмен 2,6 миллион тоннага кадәр арттырачак

Татарстан 2030 елга сөт җитештерү күләмен 2,6 миллион тоннага кадәр арттырырга тиеш, бу 2024 ел дәрәҗәсенә караганда 313 мең тоннага, яки 14 процентка күбрәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда II Илкүләм сөт конгрессында шулай дип белдерде.

«Моның өчен терлекчелек фермаларын һәм комплексларын яңарту, аларны югары технологияле җайланмаларга күчерү, яңа терлекчелек объектлары һәм азык үзәкләре төзү, шулай ук сөт терлекчелегендә алдынгы мәгълүмати технологияләр кертү буенча эшне дәвам итәргә ниятлибез», – дип сөйләде ул.

Гарипов сүзләренчә, республикада азык үзәкләре булдыру өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүген 24 районда 54 азык үзәге эшли. Алар 200 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә.

РФ Президенты Владимир Путинның «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында»гы указы нигезендә терлекчелек буенча максатчан күрсәткечләр билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot