Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан 2027 елга яңа белем бирү-җитештерү кластерларын әзерли
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгында стратегик килешүләр пакетын имзалау тантанасы узды. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, документлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларындагы «Профессионалитет» федераль проекты буенча белем бирү-җитештерү кластерларын булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Чарада хакимият органнары, әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты. Килешүләрдә төбәк икътисады өчен мөһим булган дүрт юнәлеш — машина төзелеше, электротехник сәнәгать һәм төзелеш тармагы буенча бурычлар билгеләнде.
Имзаланган документлар алдагы елларга уртак эш юнәлешләрен билгели. Яклар урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү, эш бирүчеләрнең реаль ихтыяҗларын исәпкә алып уку программаларын яңарту, көллият һәм техникумнарның матди-техник базасын үстерү, шулай ук студентлар өчен җитештерү практикасы һәм стажировкалар оештыру турында килеште.
2027 елда эшләтеп җибәрергә планлаштырылган яңа кластерларның нигезен Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте тәшкил итәчәк.
Быел сентябрьдә республикада Казан педагогика көллияте (педагогика юнәлеше буенча) һәм П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте (машина төзелеше) базасында яңа кластерлар эшли башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз