news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2026 елда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 407 Сабан туе үткәрәчәк

Татарстан 2026 елда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 407 Сабан туе үткәрәчәк
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан киләсе елда 407 Сабан туе уздырачак. Шуларның 297се Россиянең 62 төбәгендә һәм 110сы 41 чит илдә булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация советы утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Сабантуй бәйрәме республикада һәм аннан читтә татарларның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру формаларының берсе булып тора», – дип ассызыклады Мәдәният министрлыгы башлыгы.

Әюпова билгеләп үткәнчә, быел 319 Сабан туе, шул исәптән Россиянең 45 төбәгендә 233 бәйрәм һәм 30 якын һәм ерак чит илдә 86 бәйрәм үткәрелгән.

Аның сүзләренчә, Татарстанда Сабан туе бәйрәмен оештыру нигезләренә Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Казахстан һәм Австралиядән 40 ватандашыбыз өйрәтелгән. «Әлеге чараның төп максаты – бәйрәм традицияләрен һәм йолаларын саклау», - дип аңлатты министр.

Киләсе елда XXVI федераль Сабан туе Омск өлкәсендә, ә XXVI Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә узачак, дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot