Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан 2026 елда глэмпинглар һәм экоотельләр төзүгә 219,7 млн сум юнәлтәчәк
Быел Татарстан Республикасында капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын төзүгә 219,7 млн сум акча юнәлтеләчәк. Чаралар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектының «Номерлар фондын, инфраструктураны һәм яңа җәлеп итү нокталарын булдыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, проектлар өстәмә финанслау ярдәмендә гамәлгә ашырылачак: 160,4 млн сум федераль бюджеттан, ә 59,3 млн сум Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу номерлар фондын арттырырга һәм төбәкне табигый һәм туристик зоналарына туристларны җәлеп итәргө мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз