Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан 2026 елда электр энергиясенең дифференциацияләнгән тарифларына күчә
Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварыннан халык өчен электр энергиясенең дифференциацияләнгән тарифларына күчү планлаштырыла. Бу хакта ТР Тарифлар дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«2025 елда Россиянең 76 төбәгендә электр энергиясенең дифференциацияләнгән тарифлары кертелде. Бездән тыш Мәскәү һәм Ямал-Ненец автоном округы 2026 елның 1 гыйнварыннан дифференциацияләнгән тарифларга күчәргә планлаштыра», - диде ул.
Аның сүзләренчә, тарифларны дифференциацияләгән очракта бәя берничә диапазонга бүленгән куллану күләменә бәйле булачак. Һәр диапазонның үз тарифы була. Мондый система төбәктә аралаш субсидияләүне киметергә һәм электр энергиясен максатчан файдаланмау белән көрәшергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук Груничев челтәр оешмаларының операцион чыгымнарын билгеләүнең эталон ысулын кертү турында сөйләде. 2026 елга тарифларны раслаган очракта, мондый ысул күпчелек территориаль челтәр оешмаларының чыгымнарын формалаштырганда кулланылачак. Россия Хөкүмәтенең эталон ысул белән операцион чыгымнарны билгеләү тәртибен раслаучы карары проекты хәзерге вакытта килештерү стадияләрен уза.
«Хөкүмәт карары тиешле вакытта чыгар дип өметләнәбез. Чыккан очракта, быел без челтәр компанияләренең барлык операцион чыгымнарын эталонга китерәчәкбез. Бу гади кеше өчен үтә күренмәлелекне, аңлаешлылыкны арттырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», - дип билгеләде Груничев.
ТР Тарифлар дәүләт комитеты белгечләре башка төбәкләрнең электр энергиясенең дифференциацияләнгән тарифларын куллану тәҗрибәсен өйрәнде, дип өстәде ул шулай ук.
«Башкарылган эш хаталар булдырмаска һәм 2026 елда халык өчен тарифлар билгеләүгә салмак күчәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады Груничев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз