news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2025 елда югары уку йортларының медиаактивлыгы буенча 10 төбәк арасына керде

Татарстан 2025 елда югары уку йортларының медиаактивлыгы буенча 10 төбәк арасына керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы 2025 ел нәтиҗәләре буенча югары уку йортларының медиаактивлыгы буенча Россия төбәкләре рейтингында алтынчы урынны алды. РИА Новости агентлыгы шул хакта хәбәр итә.

Төбәкнең суммар индексы 142 пункт тәшкил итте, шул ук вакытта Татарстанның рейтингтагы позициясе алдагы ел белән чагыштырганда үзгәрмәде. Индексның уртача күрсәткече – 7,9.

Рейтингта Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пермь крае лидер булды. Беренче унлыкка шулай ук Свердловск, Новосибирск, Томск, Түбән Новгород, Саратов һәм Ростов өлкәләре кергән.

Рейтинг һәр төбәктәге югары уку йортларының суммар интеграль индексларыннан чыгып, аларның санын исәпкә алып формалаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot