news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2025 елда торак файдалануга тапшыру буенча рекорд куйды

Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча 3,5 млн кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Бу Татарстан Республикасы өчен рекордлы күрсәткеч», - дип билгеләп үтте министр.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, 2026 елда республикада 3,1 млн кв метр торак тапшыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot