news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2025 елда коммуналь хезмәтләр сыйфаты буенча лидерларның берсе булды

Татарстан Республикасы, Удмуртия һәм Саратов өлкәсе 2025 елда коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингын җитәкләгән. Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

Ведомство статистикасы буенча, Татарстанда 813 мең кеше җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәсендә уңай үзгәрешләр билгеләгән. Удмуртиядә 1,6 миллион кеше, Саратов өлкәсендә – 685 мең. Тулаем ил буенча коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшыруны билгеләүче гражданнар саны 9 миллионнан артып киткән.

Бер үк вакытта министрлыкта Россиянең кайбер субъектларында хисап чорында уңай үзгәрешләр теркәлмәвен белдерәләр. Ун төбәктә, шул исәптән Дагыстан Республикасында, Ингушетиядә, Чукотка автоном округында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә алга китеш булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot