news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2024 елның 3 кварталында «икенчел торак» арзанайган төбәкләр исемлегенә эләккән

Татарстан Республикасы 2024 елның 3 кварталы йомгаклары буенча икенчел торак базарында кв. м. арзанайган 8 төбәк арасына эләккән. Безнең төбәктә «икенчел торак» квадрат метрының медиан бәясе 0,9 процентка, ягъни 130 мең сумга кадәр төшкән. Бу хакта РБК тармак экспертларына сылтама белән яза.

Бигрәк тә Мәскәүдә икенчел базарда кв. м. ның медиан бәясе кимегән (-1,6 процент, 340 мең сумга кадәр). Алга таба Новосибирск өлкәсе бара (-1,2 процент, 117 меңгә кадәр). Татарстан Республикасыннан соң Мәскәү (-0,8 процент, 155 меңгә кадәр), Свердловск (-0,6 процент, 94 меңгә кадәр), Чиләбе (-0,5 процент, 82 меңгә кадәр) һәм Самара (-0,4 процент, 97 меңгә кадәр) өлкәләре, шулай ук Пермь крае (-0,1 процент, 78 меңгә кадәр) урнашкан.

Россия буенча «икенчел торак» квадрат метрының медиан бәясе 1,7 процентка, 130 мең сумга кадәр арзанайды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100