news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2024 елда керемнәр үсеше буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче урында

Татарстан Республикасы 2024 ел йомгаклары нигезендә салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше буенча лидер төбәкләр исемлегенә керде. Бу хакта РФ Хисап палатасында хәбәр иттеләр.

Керемнәрнең 55 проценттан югары үсеше бары тик дүрт субъектта гына теркәлгән. Бу, Татарстаннан тыш, Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе. Гомумән ил буенча күпчелек төбәкләрдә үсеш ачыкланган.

Керемнәр кимү Кемерово, Мурманск, Төмән һәм Новгород өлкәләрендә, шулай ук Якутия һәм Бурятиядә теркәлгән.

Моннан тыш, Татарстан бюджет профициты күләме буенча Россия төбәкләре өчлегенә керде. Узган ел йомгаклары нигезендә бу күрсәткеч 21,8 миллиард сумны тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot