news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2024 елда БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы биш төбәк арасына керде

Татарстан 2024 елда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны яулады. ТАСС агентлыгы шундый мәгълүматлар белән бүлеште.

Лидерлар бишлегенә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербург кергән.

БДИда өч фәнне 300 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны рейтингны төзү өчен бер критерий булган. Әйтик, Мәскәүдә алар – 14, Мәскәү өлкәсендә – дүрт, Татарстанда, Санкт-Петербургта, Төмән, Тула һәм Түбән Новгород өлкәләрендә икешәр кеше. Краснодар һәм Алтай крайларында, Новосибирск, Самара, Саратов, Оренбург, Амур, Киров, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Калмыкиядә берәр кеше имтиханны шундый нәтиҗәгә тапшырган. 300 балл җыйган тагын бер укучы Донецк Халык Республикасында яши.

Быел Россиядә 587 кеше БДИны 200 баллга тапшырган. Алар 68 төбәктә яши. Әйтик, Татарстанда 21 укучы имтиханда шундый нәтиҗә күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100