Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан 2024 елда авыл ипотекасы бирү буенча төп өчлеккә кергән
1 гыйнвардан 22 июльгә кадәр Татарстанда «Авыл ипотекасы» программасы кысаларында 3,7 млрд сумлык 709 кредит бирелгән. Узган елның шушы ук чорында, чагыштыру өчен, күрсәткеч 1,6 млрд сумлык 586 кредит тәшкил иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда илдә 14 меңнән артык шундый кредит бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк.
Программа кысаларында рәсмиләштерелгән кредитлар буенча Новосибирск өлкәсе лидер булды. Монда, 22 июльгә булган мәгълүматларга караганда, 4,4 млрд сумлык 823 авыл ипотекасы бирелгән. Икенче урында Краснодар крае, анда 3,6 млрд сумлык 717 кредит алганнар.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, килешүләр саны арту кредит бирү максатларын киңәйтү белән бәйле. 2023 елның уртасыннан россиялеләр торак пунктта фатир сатып алуга авыл ипотекасын рәсмиләштерә ала. Шулай ук мондый кредитның максималь суммасы 3 млн сумнан 6 млн сумга кадәр арткан.
Гражданнарның Үзәк банкның төп ставкасы үсеше фонында ташламалы ставка буенча торак сатып алу теләге ихтыяҗ зур булуның өченче сәбәбе булып тора.
Программа катнашучыга торак сатып алу яки төзү өчен елына 3 процентлы, ә чик янындагы районнарда елына 0,1 процентлы ставка белән кредит алырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз