news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2023 елда пляжлар төзү һәм төзекләндерү буенча 18 проектка ярдәм итәчәк

2023 елда Татарстанда пляж территорияләрен булдыру һәм төзекләндерүгә 180 миллион сумга якын акча тотылачак. Шуларның 144 миллионы федераль бюджеттан һәм 34 миллионы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Эшмәкәрләр арасында конкурс үткәрелә, акчалар аларның проектлары арасында бүленәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Татарстан 2023 елга туризмга ярдәм итүнең берничә федераль чарасын алды. Алар арасында туристлык инфраструктурасын үстерү дә бар. Бу чара чиста су объектларында пляжлар булдыру һәм бу өлкәне үстерүгә юнәлтелгән. Без, ким дигәндә, 18 проектка ярдәм итәргә планлаштырабыз. Акчаны инфраструктура булдыру өчен эшмәкәрләр ала», - дип сөйләде спикер.

Ул ярдәм яңа пляжлар өчен дә, булганнарын төзекләндерү өчен дә каралганлыгын искәртте. Бу акчага төрле җиһазлар, кабиналар, мобиль бәдрәфләр һәм башка кирәк-ярак сатып алырга мөмкин.

Туристлык инфраструктурасын үстерүгә федераль бюджеттан акчалар «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты буенча каралган.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектлар илнең стратегик үсешенең 13 юнәлешен, мәсәлән, «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясесен» үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100