news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2023 елда медикларга хезмәт хакы түләү өчен өстәмә 141,9 миллион сум алачак

2023 елда Татарстан табиблар һәм урта медицина персоналы хезмәт хакына өстәмә 141,9 млн сум алачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе Министрлар Кабинеты сайтында чыкты.

Бу максатларга төбәкләргә 7,4 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк. Карар медицина хезмәткәрләре санының артуын фаразлаудан чыгып кабул ителде. Аның буенча 2023 елда медицина учреждениесенә тагын 18 меңнән артык табиб һәм 20 меңнән артык урта медицина персоналы белгече эшләргә киләчәк.

«Акча территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетлары арасында бүленәчәк», диелә документка аңлатма язуында.

news_right_1
news_right_2
news_bot