news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2023 елда «Безнең ишегалды» программасына 9 миллиард сум акча юнәлдерәчәк

Татарстан Республикасы 2023 елда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен 9 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Республика буенча тагын 1 меңгә якын ишегалды яңартылыр дип планлаштырыла. Проект кураторы Арина Петрова шул турыда хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елда программаны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәгебез турында бер принципиаль карары бар. Минем фикеремчә, бу иң мөһим карар. Финанслау узган елдагы кебек – 9 миллиард сум күләмендә бүлеп бирелгән. Хәзер без бу суммага нәрсә эшли алуыбыз турында исемлек төзибез. 2022 елдагы кебек үк 1000 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк», – диде ул.

«Татар-информ» быел «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 1212 ишегалды төзекләндерелүен хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда төбәк ишегалларын төзекләндерү программасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Биш ел эчендә республикада 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның 6923 ишегалды яңартылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100