Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан 2022 елда төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше рейтингында өчлеккә керде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәскәү, Татарстан һәм Санкт-Петербург 2022 елда төбәкләр фәнни-технологик үсешенең икенче рейтингын җитәкләгән. 2021 елда бу урында булган Томск өлкәсен Татарстан узып киткән, дип яза ТАСС.
Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сөйләвенчә, беренче унлыкка Мәскәү, Новосибирск, Томск, Свердловск өлкәләре, шулай ук Башкортстан, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләре кергән.
Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан «Хакимият органнары», «Фән сыйдырышлы бизнес алып бару мохите» һәм «Тикшерүчеләр эше өчен мохит» блокларының һәрберсендә үз позицияләрен яхшырткан. Төбәкләрне Дәүләт статистикасы федераль хезмәте, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары, Федераль казначылыкның төбәк һәм җирле бюджетлар үтәлеше турындагы хисаплары һәм субъектлар, шулай ук үсеш институтлары мәгълүматлары нигезендә исәпләнгән 33 күрсәткеч буенча бәяләгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда фәнни-технологик үсешнең беренче милли рейтингын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсе җитәкләде. Ул вакытта Татарстан беренче унлыкка керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз