Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан 2021 елда Кытайга WorldSkills чемпионатын уздыруда ярдәм итәчәк
Татарстан Президенты Казан Кремлендә Кытай делегациясен кабул итте.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Алексей Угаров). Казан 2021 елда Шанхайда узачак эшче һөнәрләре буенча 46 нчы дөнья чемпионатын оештыру өчен Кытайга белгечләр җибәрәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин белән очрашуда әйтте.
“Татар-информ”га Казан Кремленең Рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Ван Юнцин Татарстанда чемпионатның искиткеч оештырылуын әйткән. Һәм бу тәҗрибәне, WorldSkills уздыру концепциясен җентекләп өйрәнүгә кызыксыну белдергән.
“Рөстәм Миңнеханов кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын, шәхсән аның өчен эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты барлык спорт ярышларыннан да өстен булуын, теләсә кайсы ил өчен дә хезмәт кешесенең зур байлык булуын әйтте. Шуңа күрә WorldSkillsны оештыру да Олимпия уеннары дәрәҗәсендә булырга тиеш”, - диде Лилия Галимова.
Эшлекле очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән Ван Юнцин Кытай һәм Татарстанның эшлекле мөнәсәбәтләре турында да фикер алышты. Узган елда Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше 10 процентка артып, 630 млн доллар булган. Мөнәсәбәтләрнең мондый үсешенә зур компанияләр белән хезмәттәшлек йогынты ясый.
Haier Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча яңа завод ачарга планлаштыра. Инвестицияләр күләме 62 млн долларны тәшкил итәчәк. Компания югары технологияле индустриаль парк һәм акыллы җитештерү проектын тормышка ашыруны да әзерли.
Кытай делегациясе кичә, Татарстанга WorldSkills-2019 чемпионаты ябылышында катнашу өчен килде. Чарада Кытай вәкилләренә дөнья чемпионаты әләме тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз