news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2020 елдан бирле хәләл продукция экспортлауны 2,6 тапкыр арттырган

2020 елдан бирле Татарстанда хәләл продукция экспорты 2,6 тапкыр арткан һәм 6,5 млн доллар булган. Быел Татарстан алдында бу күрсәткечне 8 млн долларга җиткерү бурычы тора. Бу хакта Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Республикада барлыгы йөздән артык җитештерүче бар, шул исәптән 20 компания башка илләргә продукция җибәрә.

Таможня берлеге илләренә продукциясен төяп җибәргән предприятиеләрнең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет биргән сертификатлары бар. Икенче өлеше Фарсы култыгы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Катар, Оман, Кувәйт) илләренә экспортны үстерә һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәгендә сертификация узган.

Җәббаров сүзләренчә, төп импортерлар булып Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре, Монголия, Палестина, Бразилия, Ирак, Мисыр тора.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100