news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2020 елда Токиода узачак XXXII елгы Олимпия уеннарына кандидатлар әзерли

Татарстаннан каратэ буенча Россия җыелма командасына Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булган Алинә Шишканова тәкъдим ителә.

Татарстан 2020 елда Токиода узачак XXXII елгы Олимпия уеннарына кандидатлар әзерли
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Спорт министрлыгында киңәшмәдә 2020 елда Токиода (Япония) узачак XXXII Олимпия уеннарына Татарстаннан каратэ буенча кандидатлар тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта 20 яшьлек спортчы Алинә Шишканованың шәхси тренеры Искәндәр Шаһин спортчы кызның ярышларда чыгыш ясау нәтиҗәләре һәм алга таба эш планнары турында  сөйләде.

  • Россия җыелма командасына Татарстаннан каратэ буенча кандидат Алинә Шишканова - Россия спорт мастеры исеменә лаек булган спортчы. Алинә - “Ак бүре” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә әзерләнгән спортчы. Ул “Кумитэ - 61 кг” дисциплинасы буенча чыгыш ясый.

Киңәшмәдә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Спорт министрлыгының Спортчыларны әзерләү үзәге директоры Михаил Смолкин, җыелма командалар әзерләү идарәсе директоры урынбасары Артур Җәләлов һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot