Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан 2020 елда хезмәт хакының иң зур үсеше көтелә торган төбәкләр исәбенә керде
РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университеты макроикътисади фаразларны яңартты.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан 2020 елда реаль хезмәт хакының иң зур үсеше көтелгән Россия төбәкләре исәбенә керде. Ул РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының яңартылган макроикътисади фаразларыннан күренә. Бу турыда «Российская газета» яза.
Татарстаннан тыш, агымдагы елда реаль хезмәт хакы Саха Республикасында (Якутия), Ленинград һәм Пенза өлкәләрендә, Ямал-Ненец автономияле округында артырга тиеш, ди белгечләр.
Белгечләр Приморье краенда, Новосибирск, Самара һәм Свердловск өлкәләрендә, Карелия Республикасында хезмәт хакының иң аз үсешен фаразлый.
Ил буенча уртача реаль хезмәт хакы 2,5 процентка артырга тиеш. 2019 елда 2,4 процентка арттырганнар иде. «Шул ук вакытта реаль керемнәр (аларда хезмәт хакы бары тик бер өлешен генә тәшкил итә) бик аз артачак», — ди тикшеренүчеләр.
Галимнәр бу нәтиҗәләрне 2019 ел ахырында һәм 2020 ел башында җыелган халыкның кәефе турындагы яңа мәгълүматларны исәпкә алып, математик модельләштерү барышында алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз