news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектына 2,6 миллиард сум акча алачак

Илкүләм проект буенча өстәмә рәвештә елына 130 чакрымга якын төбәк юлларын ремонтлау бурычы тора.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаячак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Республикага төбәк юлларын ремонтлау өчен федераль бюджеттан 490 миллион, Казан агломерациясенә – 1 миллиард, Чаллыга – 680 миллион, Түбән Камага 432 миллион сум күләмендә акча килер дип көтелә.

Министр урынбасары сүзләренчә, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты РФ Президенты указын үтәү йөзеннән РФ Транспорт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Ул төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының барлык челтәрен үз эченә ала.

«2024 елга төбәк юлларының 50 процентын тиешле нормативка китерү бурычы куелган. Татарстан өчен бу күрсәткеч әлегә 52,2 процент тәшкил итә. Агломерацияләрдә 2025 елга билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү бурычы саклана. Өстенлекле проект илкүләм проектның бер өлеше булачак», - дип хәбәр итте Артем Чукин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100