Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан 2018 елның яртысында торак тапшыру буенча беренче бишлеккә кергән
Агымдагы елның алты аенда республикада, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 процентка артыграк торак тапшырылган.
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Татарстан Россия төбәкләре арасында 2018 елның беренче ярты елында торак тапшыру буенча дүртенче урынны били. Бу хакта ЦИАН күчемсез милек турындагы мәгълүматлар порталы тикшеренүләрендә әйтелә.
Агымдагы елның беренче алты аенда 1,22 млн кв.м торак тапшырылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 процентка артыграк.
Беренче урында Мәскәү өлкәсе (4 млн кв. м), икенче Ленинград өлкәсе (1,7 млн кв. м) һәм өченче Краснодар крае (1,5 млн кв. м).
2018 елның беренче ярты елында Россиядә 29,3 млн кв.м (үсеш 3,7 процент) торак күчемсез милек тапшырылган. Шул ук вакытта тарихта беренче тапкыр ярты елда халык төзегән төзелеш күләме (15,3 млн кв. м) индустриаль йорт төзелешеннән (13,7 млн кв. м) артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз