news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерләнә

Республикада янгынга каршы көрәш 15 апрельдән башлана.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың янгынга каршы көрәш чорына әзерлек башланды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе федераль округы департаменты йөкләмәсе буенча, ведомствоара эшче төркем составында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерлеген тикшерү оештырылган.

Россия Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә республикада янгынга каршы көрәш 15 апрельдән башлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot