news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан 2010 елда капиталь ремонтка 3 миллиард сум акча алырга мөмкин
Торак йортларда капиталь ремонт ясау өчен республиканың моношәһәрләренә өстәмә акча бирелергә мөмкин
Скопировать ссылку
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2010 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан 3 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин республиканың Министрлар Кабинетында узган киңөшмәдә белдерде.
Министр белдергәнчә, хәзерге вакытта 2010 елга Фондтан федерация субъектларын финанслау лимиты расланмаган. 20 мартта Фондның күзәтчелек советы утырышын үткәрү һәм субъектлар өчен өстәмә лимитларны раслау планлаштырылган иде. Әмма, Марат Хөснуллин сүзләренчә, Фонд тарафыннан субъектларның еллык 30 хисап гына кабул ителгән, ягъни яртысыннан азрак, шуңа күрә күзәтчелек советы утырышын үткәрү вакыты кичектерелгән. “2010 елга безнең гариза да әзер түгел, бәхеткә, күзәтчелек советы утырышы апрель башына күчерелгән”, – дип билгеләп үтте министр.
Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан акчаларны ике транш рәвешендә алырга ниятли. Беренче өлеше апрельдә күчерелергә тиеш, ә калган акча – майда.
Министр сүзләренчә, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды моношәһәрләрдә торакларның капиталь ремонтына өстәмә акча бүлеп бирергә планлаштыра. “Шуңа күрә Чаллы һәм Кама Аланына программаны яңадан карарга кирәк, – дип белдерде Марат Хөснуллин. – Быел Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан финанслау 3 миллиард сум тәшкил итәчәк.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, муниципаль берәмлек җитәкчеләре игътибарын 2010 елга гариза әзерләргә кирәк булуга юнәлтте. “Казан һәм тагын 10 муниципалитет документларын тапшырмаган әле, – дип белдерде Р.Миңнеханов. – Әгәр вакытында документларны тапшырмасак, акчасыз калуыбыз бар”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2