news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан 125 яшьлек чыршысы – илебездәге “Агачлар – патриархлар” исемлегенә кергән 19 йөзьяшәрнең берсе

Ул хәзер рәсми саклауда

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Россиядә “Агачлар – тере табигать һәйкәле” дип аталган һәм илебез киңлекләрендәге уникаль яшьтәге карт агачларны барлап, аларны дәүләт сакчылыгына алуны максат иткән программа гамәлгә ашырыла. РФ төбәкләре арасында беренче буларак, Татарстан биләмәләрендә шушы Бөтенроссия программасы кысаларында, РФнең Федерация Советында табигый мирасны саклау буенча Советы карары белән, “Долгая Поляна” дәүләт заказнигында үсеп торган 125 яшьлек Таулы Алтай чыршысы төбенә махсус билге куелды.

Мәскәүдәге “Сәламәт урман” агачлар экспертизасы үзәге белгечләре шушы программа кысаларында “Агачлар – патриархлар” номинациясенә билгеләнгән чыршыны карап тикшергән. Хәзерге Тәтеш районындагы элек Молостовлар нәселенә караган утарга якын урында үскән шушы агач былтыр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан конкурска тәкъдим ителгән. Белгечләр чыршыны кәүсә череге булу-булмауга резистограф белән тулысынча диагностик тикшерү уздырып, аның яшен билгеләү һ.б. үзенчәлекләрен ачыклау өчен, проба алган. Нәтиҗәдә, белгечләр чыршының сәламәт булуын әйткән, яше исә лаборатор шартларда 125 яшьлек дип ачыкланган.
 

Шул рәвешле, җәен Татарстан территориясендә “Агачлар – патриархлар” эстафетасын уздырып, 125 яшьлек Татарстан чыршысы илебездәге “Агачлар – патриархлар” исемлегенә кергән 19 йөзьяшәрнең берсе булды.

Тәтештәге Таулы Алтай чыршысына тере табигать һәйкәле статусы бирелү тантанасында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Тәтеш районы хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев, Федерация Советында шушы конкурсны оештыручылардан җитәкче даирәләр, мәктәп укучылары катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot