news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды

Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. Шуңа бәйле рәвештә, Нәзарәт 2026нчы елның 19 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.

Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.

Искәртеп үтик, инкыйлабка кадәр ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган. Ә совет чорында аны уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия башлангычы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның тәкъдиме белән яңадан республика мөселманнарының рухи тормышына кайта башлады.

Искәртеп үтик, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot