news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстада авылда бизнес башларга теләүчеләрне яшь фермеран мәктәбенә чакыралар

Биредә кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар һәм аларда уңышлы катнашу, документлар алып бару һәм КФХларга салым салу мәсьәләләре турында аңлатачаклар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда үз бизнесын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук бер елдан да кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын «Яшь фермер мәктәбе»ндә катнашырга чакыра. Курс 23 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «Агрополия» мәгариф платформасында була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәпнең беренче өч көне мөстәкыйль укуга исәпләнгән, анда катнашучылар кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар турында һәм аларда ничек уңышлы катнашу, документлар алып бару һәм КФХларга салым салу мәсьәләләрен караячаклар.

Алган белемнәрне ныгыту өчен эш алып баручы фермерлар мисалында Мәктәп өчен уңышлы хуҗалыклар буенча махсус онлайн экскурсияләр дә әзерләнгән.

26 һәм 27 ноябрьдә вебинарларда яшь фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны экспертларга бирә һәм бизнес-планнар язу турында җавап ала. Маркетплейслар һәм фермер кибетләре вәкилләре белән Стратегик сессия мөһим этап булачак, алар авыл продуктлары маркетинг плейсының ничек оештырылуы турында сөйлиячәкләр.

Яшь фермер мәктәбендә катнашу өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр сайтта электрон гариза тутырырга кирәк: https://school.agropoliya.ru/fermer.

Мәктәпне тәмамлагач, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында таныклык бирелә. Чараны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО (РИО), «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге» акционерлык җәмгыяте оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100