news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарның үсеш стратегиясен барларга җыеналар

29 мартта Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башлый.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова) 29 март көнне 15.00 сәгатьтә Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге  татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башларга җыена. Бу хакта «Татар-информ»га  оештыручылар хәбәр итә. Дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү.

Дискуссиянең төп темасы – “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар”. Сөйләшүдә күренекле татар галиме, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров; Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов; Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; Россия ислам институты ректоры, Рәфыйкъ Мөхәммәтшин; язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова; Татарстан фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының төп гыйльми хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков;  җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин; КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов; Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин; Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; Язучылар берлеге рәисе, язучы Данил Салихов; язучы Ркаил Зәйдулла; “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сафаров; театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов; журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев; Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин; Казан федераль университеты мөгаллимнәре һ.б. катнашуы көтелә. Шулай ук республикабызның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларына чакыру хатлары җибәрелде, ди проектны оештыручылар.

Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның –  Астана, Кыргызстанның –  Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла. Үткәрү урыны Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы.  Алдагы очрашу 19 апрельдә узачак, дискуссиянең темасы – “ХХI гасыр һәм Тукай”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100