Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров туган көнен сәхнәдә билгеләп үтте
Татарның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров туган көнен сәхнәдә билгеләп үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай бүләге һәм Россиянең «Алтын Апполон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган көне уңаеннан “Бер картлыкта — бер яшьлектә” дип исемләнгән концерт булды.
Мәгълүм булганча, быел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оешуга 70 ел тула. Шуңа да кичәге концерт программасы әнә шул олы датаны да үз эченә алган иде.
Филармониянең беренче иҗат коллективы — 35 музыкантны туплаган симфоник оркестр. Соңрак А.Ключарев тырышлыгы белән татар халык уен кораллары оркестры оештырыла. 1937 елның 11 сентябрендә биредә татар фольклоры кабинеты ачыла. Шушы ук елны хор капелласы да барлыкка килә һәм ярты елдан ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле дип үзгәртелә. 1991 елдан әлеге коллектив мөстәкыйль рәвештә иҗат итә. 1937 елда филармониядә А.Казанский җитәкчелегендә эстрада-концерт бүлеге оештырыла.
Сугыш елларында Татар дәүләт филармониясе бәяләп бетергесез эш башкара. Биредә эшләүче артистлар тарафыннан республика территориясендәге госпитальләрдә, хәрби частьләрдә 1700 концерт куелган; 60ка якын артист, дистәләгән бригада төзеп, төрле фронтларда чыгыш ясаган, шул рәвешле ватанны саклаучыларга көч-дәрт, күңел күтәренкелеге өстәгән. Әнә шул авыр елларда хезмәт иткән Рәшит Гобәйдуллин бүген дә безнең арада. Кичә аңа Татар дәүләт филармониясе исеменнән рәхмәт белдерелде һәм бүләк тапшырылды. Кичәдә шулай ук татар филармониясенә нигез салган һәм аның белән җитәкчелек иткән шәхесләр, биредә хезмәт куйган җырчылар, музыкантлар, биючеләр, нәфис сүз осталары да телгә алынды.
Филармониянең 70 еллык иҗат гомерендә байтак үрләр яулаган, шул ук вакытта милләтебезнең җыр сәнгатен үстерүдә эстрада артистлары тоткан урын бәяләп бетергесез. Аларының исемнәре алтын хәрефләр белән язып калдырырлык. Вафирә Гыйззәтуллина, Таһир Якупов, Зиннур Нурмөхәммәтов, Әлфия Афзалова, Айрат Арсланов, Ания Туишева — болар әлеге фидакарьләрнең берничәсе генә. Шулар арасында 50 елдан артык гомерен халкына хезмәткә багышлаган Илһам Шакиров та бар.
Илһам Шакиров – татар җыр сәнгатендә үз юлы, үз мәктәбе булган күренекле җырчыларның берсе. Ул халкыбызның «Кара урман», «Иске карурман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Кораб», «Чатырлар» кебек борынгы җырларын гаять үзенчәлекле итеп башкаруы белән бергә, инде онытылып барган җырларны да яңадан халыкка кайтарып биргән мәшһүр шәхес.
“Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репетуарга ия булган Илһам Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә ни кадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде” , - дип язган иде аның турында Рафис Корбан.
Концертта Илһам Шакиров исеменә котлау сүзләре күп яңгырады. Җырчының туган ягы Сарманнан махсус шушы концерт өчен килгән 84 яшьлек Фатыйма әби сәхнәгә менеп котлау сүзләрен җиткерде, гармунда уйнады һәм җырлады. И.Шакировны котларга шулай ук Архангельскидан, Түбән Камадан да килгәннәр иде.
Концерт Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, Илсаф, Искәндәр Биктаһиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөлфия Шакирова, Габделфәт Сафин чыгышлары белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз