Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарның мәшһүр композиторы Салих Сәйдәшевкә багышлап, “Халык мәхәббәте лауреаты” дип аталган профессиональ музыка бәйрәме була
Проектның авторы – Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Л.Г.Кустабаева
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татар профессиональ музыкасына нигез салучы мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) туган көне һәм бөек композиторга Казанда һәйкәл ачылуга 10 ел булу уңаеннан, 21 май көнне кичке 5тә беренче тапкыр “Халык мәхәббәте лауреаты” дип аталган профессиональ музыка бәйрәме булачак.
Татарстан башкаласының Сул як Болак урамы буенча КФУ бинасы (элеккеге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) каршында куелган С.Сәйдәшев һәйкәле янында үткәреләчәк бәйрәмне Казан каласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, Казан федераль университеты, ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгында “Сәйдәш” мәдәни үзәге үткәрә. Проектның авторы – Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Л.Г.Кустабаева.
Бәйрәм концертында Татарстанның танылган җырчылары, иҗат берлекләре, сәнгать коллективлары, югары уку йортлары, мәдәният учреждениеләре һ.б. катнашачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз