news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарның дәүләтчелеге булган, безнең ханнарыбыз булган - Җәлил хәзрәт Фазлыев

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Баш казые ханнар кабере дәүләт тоткан татарның горурланырлык урыны булсын иде, дигән теләген белдерде.

Татарның дәүләтчелеге булган, безнең ханнарыбыз булган - Җәлил хәзрәт Фазлыев
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Баш казые, Казан ханнарын күмүгә багышланган чарада чыгыш ясап, татар халкының дәүләтчелеге булганлыгын искәртеп үтте. 

“Татар халкының дәүләте булган, безнең ханнарыбыз булган. Ханнар күмелгән урын безгә, безнең балаларга шуның белән горурлана ала торган урын булсын иде”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Казан Кремле музей-тыюлыгында Казан ханнары җәсәдләрен җир куенына иңдерү чарасы бара. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot