Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татармультфильм» проектлары: татар телен, татар әдәбиятын һәм Болгар тарихын өйрәнәбез
«Татармультфильм» берләшмәсе өч яңа проекты белән таныштырды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әлеге проектларның үзенчәлекләре, әһәмияте турында сөйләделәр.
«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев «Болгар риваятьләре» тулы метражлы анимацион тарихи мультфильмы Болгар турында сигез риваять нигезендә тудырылганын әйтте. Ул ике телдә эшләнгән. Анда Тимер исемле малай һәм археолог Александр Шмидтның маҗаралары гәүдәләнә. Ул проектның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә гамәлгә ашканын билгеләп узды.
«Эшебез мавыктыргыч булды. Безнең алда чынбарлык тарихи фактларны, риваятьләрне, персонажларны бер тарихка тоташтыру бурычы тора иде. Нигезенә 1820нче елларда Казан губерниясендә баш архитектор булган Александр Шмидтны алдык. Төп герой – Тимер. Татарча версиясендә ул «Мин – Тимер» дип әйткәч, ул безнең мөхтәрәм Минтимер Шәриповичка (Шәймиев – «Т.И.) хөрмәт күрсәтү булыр дип уйладык», – диде берләшмәнең баш режиссеры Сергей Киатров.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул эш барышында Болгарга барганнарын, музейлар буенча йөреп, материаллар туплаганын әйтте. «Бер ел тирәсе эшләдек. Нәтиҗәдә, кызыклы тарихи мультфильм барлыкка килде дип уйлыйм», – диде.
Мультфильм бер сәгать дәвам итә, аның серияләп күрсәтә торган версиясе дә эшләнгән.
«Беренче тапкыр риваятьләрнең никадәр тирән тарихи эз калдырганлыгына инандым»
Археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин проектта консультант буларак катнашкан. Ул тарихчы булгач, персонажларның киеме, савыт-саба, башка көнкүреш әйберләре буенча киңәшләр биргән, төзәтмәләр керткән. «Әйтик, бу Болгар керамикасы түгел, Урта Азиянеке, Биләрнеке булырга тиеш, дип төзәтүләр керттек, алар исәпкә алынды», – диде.
«Татар тарихының соңгы еллардагы иң сөенечле вакыйгаларыннан саныйм моны. Беренче тапкыр күп серияле фильм чыкты. Болгар тарихын риваятьләрсез язып та булмый икән, чөнки риваятьләрдә тарих сакланган. Болгар тарихы һуннар чорыннан башлана дип уйлаганым юк иде. Беренче тапкыр риваятьләрнең никадәр тирән тарихи эз калдырганлыгына инандым, аларга җиңел нәрсә генә итеп карарга кирәк түгел»», – диде Фаяз Хуҗин.
Ул гомеренең күп өлеше Биләрдә казу эшләре белән үткәнен искәртте. «Биләрне онытып калдырмаганнармы икән дип уйлаган идем. Бу фильмны карагач, күңелләрем шулкадәр тынычланып калды. Болгар тарихын – Биләрсез, Биләр тарихын Болгарсыз аңлап булмый. Риваятьләр дә шул хакта сөйли. Риваять буенча иртәнге намазның бер өлешен Биләрдә, икенче өлешен Болгарда укыйлар», - дип белдерде тарихчы.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фаяз Хуҗин сүзләренчә, фильмда риваятьләр бик уңышлы тәкъдим ителгән. «Мультфильмнар гадәттә балалар өчен дип уйланса да, монда, беренче чиратта, ата-аналарга карарга дияр идем. Бөтен яшьтәге кешеләргә багышланган фильм кебек кабул ителә бу», - дип әйтте Фаяз Хуҗин.
«Болгар риваятьләре» мультфильмы хәзерге вакытта фестивальләрдә катнаша. Аны, шулай ук, Болгар һәм Зөя музейларында күрсәтәләр. Ул ике телдә китап итеп тә басылып чыккан.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Балалар 32 күңелле җыр аша татар телен өйрәнә
Матбугат очрашуында, шулай ук, «Әминә» анимацион роликлар сериясе турында сөйләделәр. Ул күңелле җырлар аша балаларга татар телен өйрәтүгә корылган.
1-1,5 минутлык роликларда Әминә исемле персонаж төрле темаларга татар телендә 32 күңелле җыр «башкара». Әминәнең җырлары Казанның 2нче гимназиясендә белем алучы Мәликә Бариева тавышы белән языла. «Җырларда сүзләр махсус кабатлана, балалар аларны шулай тизрәк исендә калдыра. Җырларда мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфта укучы балаларның сөйләм телендәге иң гади лексика сайланды», - диде Азат Ганиев.
Проектның идея авторы – Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шигырьләр авторы – Резеда Зәйниева, музыкасын Миләүшә Хәйруллина язган.
«Минем өчен зур тәҗрибә булды. Үзем дә бик күп яңа сүзләр өйрәндем. Иң кызыгы хайваннарны тавышландыру булды, көлештек», - диде Мәликә.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Азат Ганиев сүзләренчә, мультфильмнарны сайтка кереп карап була. «Шулай ук, «Шаян ТВ» телеканалына барлык мультфильмнарны тапшырдык. Алар даими рәвештә күрсәтелеп бара. Мультфильм булдырып, без аны зуррак күләмгә чыгарабыз. Персонажлар Татарстан тарихы, татар теле буенча уку әсбапларына да күчә», – диде студия директоры.
Аның сүзләренчә, мультфильмнар буенча чыккан китаплар сатуда сирәк очрый. «Бу юнәлештә эшләрбез. Нәшрият сайтында да китапларга заказ биреп була», - диде Азат Ганиев.
Әлеге проект сүзләрне өйрәнүгә багышланган булса, якын киләчәктә җөмләләр төзеп сөйләшергә өйрәтә торган проект эшләргә җыеналар.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Әдәби нурлар» проекты аша мәктәп программасына кертелмәгән кызыклы мәгълүматлар табарга була
Өченче проект – «Әдәби нурлар». Методик, белем бирү, мәгърифәтчелек юнәлешендәге проект менталь карталарда язучы, шагыйрьләрнең тормыш юлы, танылган әсәрләре турында кызыклы мәгълүмат бирүне күздә тота. Әлеге проект дүрт китаптан тора.
«Проектның идеясе шунда: күренекле татар язучысының тормыш юлы һәм танылган әсәрләре турында кыскача белешмә, кызыклы фактлар бирү. Мәктәп программасына кертелмәгән кызыклы мәгълүматлар табарга була. Шул рәвешле, без татар әдәбиятын балалар өчен үтемлерәк, кызыклырак итәбез», – диде студия директоры Азат Ганиев.
Нәшриятның башкаручы директоры Алсу Низамиева әйтүенчә, менталь карталар республика мәктәпләренә кайтарылган. Алар белем бирү процессында кулланыла. Ул педагоглардан менталь карталарның балаларны кызыксындыруда файдасы турында уңай бәяләмәләр дә килгәнен әйтте. Бүген инде 30лап язучыга багышланган материаллар эшләнгән. Методик өлеше өчен фәнни редактор, филология фәннәре докторы Нурфия Йосыпова һәм педагог Рамилә Абдуллина җаваплы булган.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Укучылар да, укытучылар да куллана. Проектның сайтын эшләдек, татар әдәбияты белән кызыксынучылар әлеге материаллар белән танышып, телефоннарына яки компьютерларына бушлай йөкләп ала алалар», - диде ул.
Алсу Низамиева күпләргә билгеле булмаган кызыклы фактларны китерде. Мәсәлән, Муса Җәлил шахмат уйнарга яраткан, җиңгән очракта, балалар кебек куанган. Үз мандолинасы булган, пианино алу турында хыялланган, чаңгы шуарга яраткан, матур җырлаган.
«Муса Җәлилгә кагылышлы бик күп кызыклы мәгълүматны архивлардан табып, бик күп чыганакларны укып кына тупладык», – диде Алсу Низамиева.
Хәзер «Татармультфильм» Муса Җәлил, Габдулла Тукайга багышланган проектлар өстендә эшли. Шулай ук, балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфлар өчен татар телен өйрәнү буенча проектлары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз