news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татармультфильм" Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары өчен мастер-класс үткәрде

Анда Татарстан Республикасында булган вакыйгалар, безнең халык күргән авырлыклар турында сүз барды.

(Кукмара, 22  апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмараның иҗат академиясендә "Век Татарстана-2" халык проекты кысаларында "Татармультфильм" берләшмәсенең иҗади бригадасы булып китте. Рәссам-аниматорлар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә укучыларга зур булмаган тарихи видеоролик күрсәттеләр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Анда Татарстан Республикасында булган вакыйгалар, безнең халык күргән авырлыклар турында сүз барды. Аннан соң аниматорлар мультфильм төшерү тәртибе белән таныштырдылар. Укучылар үзләре дә безнең шәһәргә багышлап иллюстрацияләр ясадылар.

"Бүген без "Век Татарстана-2" дигән зур проект белән килдек. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Проектның максаты - республиканың барлык районнарының гербларына багышланган мультфильм төшерү. Катнашучылар санына караганда әлеге проект чыннан да халыкчан булды һәм мультфильм буларак Россиянең рекордлар китабына керде. Ә быел без Гиннес рекордлар китабына керергә планлаштырабыз", - дип сөйләде рәссам-аниматорлар. - Ә мастер-класста катнаша алмаган укучылар үзләренең шигырь һәм рәсемнәрен түбәндәге электрон адреска юллый алалар: konkurs.@вектатарстана.рф

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100