Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татармультфильм» берләшмәсе «Мульт дәрес» проектын гамәлгә ашырды
«Татармультфильм» берләшмәсе Татарстан Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант акчасына «Мульт дәрес» проектын гамәлгә ашырды. «Мульт дәрес» – Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Фарсель Зыятдинов һәм башка классик авторларның әсәрләре буенча татарча мультфильмнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге мультфильмнарда билгеле бер мизгелдә анимация туктый, һәм балага телне белү, игътибарлылык буенча биремне үтәргә тәкъдим ителә: «рәсемдә сыерчык оясын, алмагачны тап...»; «рәсемдә ничә кош барлыгын санап чык»; «чыпчыкның нәрсә әйткәнен исеңә төшер».
Мультфильм дөрес җавап биргәннән соң гына дәвам итә. Шулай итеп, анимацион фильм тулы канлы интерактив методик кулланмага әверелә. Һәр чыгарылышта әхлакый тәрбия, әйләнә-тирә дөнья, математика буенча биремнәр ясалган – ул дөньяга карашны киңәйтә һәм игътибарлылыкны үстерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз