news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татармультфильм" берләшмәсенең иҗади бригадасы Кукмара укучыларына мастер-класс үткәрде

Иң яхшы рәсемнәр "Век Татарстана-3" милли анимацион фильмына кертеләчәк.

"Татармультфильм" берләшмәсенең иҗади бригадасы Кукмара укучыларына мастер-класс үткәрде
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 13 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Татармультфильм" берләшмәсенең иҗади бригадасы Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен республика турында мультфильм төшерү буенча мастер-класс үткәрде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

"Век Татарстана-3" проекты ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында тормышка ашырыла һәм республиканың сәнәгать, тарихи-мәдәни үсешенә багышлана.

Аларның Кукмарага өченче тапкыр килүләре. Укытучыларның сүзләренә караганда, рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар әлеге чарада бик теләп катнашканнар.

Бу көнне һәркем төсле карандашлар һәм буяулар белән районның бөтен матурлыгын чагылдырырга тырышкан. Ә иң яхшы рәсемнәр "Век Татарстана-3" милли анимацион фильмына кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100